news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хайваннар өчен коронавирустан вакцина җитештерелгән

Беренче партия 17 мең доза тәшкил итте.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте карамагындагы Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәгендә аларда яңа коронавирус инфекциясен (COVID-19) профилактикалау өчен «Карнивак-Ков» вакцинасының беренче партиясен чыгардылар. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче партия 17 мең доза тәшкил итте, производство аена өч миллион дозага кадәр «Карнивак-Ков» вакцинасы җитештерү куәтенә ия.

Вакцинаның беренче партиясе инде броньланган, ул илнең кайбер төбәкләренә һәм шәһәрләренә җибәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100