Татарстанда сөт җитештерү арта

Сөт җитештерү буенча алдынгы районнар билгеле.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Россиядә сөт җитештерүне аеруча арттыручылар арасында Краснодар крае, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы оешмалары бар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсе буенча 2020 елның гыйнвар-февралендә барлык категория хуҗалыкларда 4,3 млн тонна сөт җитештерелгән. Бу 2019 елның шушы чорына караганда 5,8 процентка күбрәк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 9,1 процентка артты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, республикада бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт савымы 3 805 тонна тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган елның шушы чорына караганада 152 тоннага (+4,2 процент) күбрәк.

Продуктивлык буенча, һичшиксез, Әтнә районы алда бара, биредә һәр сыердан уртача 30,9 кг сөт савалар. Җитештерелгән сөт күләме буенча беренчелекне Кукмара районы тота (көнгә 305 тонна). Узган ел белән чагыштырганда сөт күләмен шактый арттырган районнардан Саба районын әйтергә кирәк. Биредә көнгә 215 тонна сөт савыла, бу 26 процентка күбрәк.

Шулай ук Мамадыш, Балтач, Түбән Кама, Актаныш, Азнакай, Биектау һәм Арча районнары терлекчеләренең күрсәткечләре дә начар түгел.

Сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләреннән берсе, ә хәзер дөньякүләм вакыйгалар кысаларында, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче тармак буларак, аерым әһәмияткә ия. Тармакка ярдәм итү өчен Министрлык гамәлгә ашыра торган чаралар ярдәмендә республикада сөт җитештерү, эшкәртү һәм сату буенча эшләр өзлексез алып барыла һәм аны җитештерүнең артуы да күзәтелә, диелә бу хәбәрдә.