news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә

Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.

Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә
"Татар-информ" архивы

(Алабуга, 1 март, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Бу көннәрдә Алабуга игенчеләре алдында торган төп бурыч — авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүне тәмамлау. Шуңа күрә 47 слесарьдән торган 8 ремонт звеносы эшен дәвам итә.

Сүз уңаеннан, районда техниканы төзекләндерә торган 8 пунктның алтысы җылытыла, димәк биредә салкыннар эш барышына тәэсир итми.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Александр Косов хәбәр иткәнчә, запас частьләр сатып алу бәяләре арту сәбәпле, планлаштырылган 12,8 мең сум урынына 14,5 мең сум акча тотылган.

Февраль ахырына 190 тракторның 177 се әзерлек сызыгына куелган. Чәчкечләрне төзекләндерү планы 92 процентка, культиваторлар буенча 96 процентка үтәлгән.

Дүрт чәчү комплексының өчесе ремонтланган, ә тырмаларның әзерлеге (алар 1874) — 100 процент.

51 ашлык җыю комбайнының 36сы, 13 азык җыю комбайнының 11е төзекләндерелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100