news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фермерлар рентабельле авыл хуҗалыгы культураларына игътибар юнәлтә

Фермерлар рентабельле авыл хуҗалыгы культураларына игътибар юнәлтә

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Республика фермерлары хәзерге көндә техник культуралар – рапс һәм шикәр чөгендеренә өстенлек бирергә карар итте. Көзен авыл эшмәкәрләре 380 мең тонна ашлык саттылар, ә икмәкне югарырак бәягә сату максатларында150 мең тонна азык бодаен язга калдырырга булдылар. Ләкин алар моның белән берни дә отмады: азык бодаен сату мөмкин түгел – сатып алучылар юк. Шуның белән бергә, рапсның һәр тоннасында 15 мең сумнан артыграк табыш алырга мөмкин. Шикәр чөгендере үстерү тагын да отышлырак. Татлы продуктка сорау һәрвакыт бар.

Моннан тыш, Татарстанның фермерлык һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе белгечләре хәбәр иткәнчә, фермерлар быел дуңгыз һәм мөгезле эре терлекләрнең баш санын күпкә арттырырга исәпли, чөнки техник культураларны эшкәртүдән калган калдыкларны терлекләргә ашату мөмкинлеге бар һәм бу отышлы.

news_right_1
news_right_2
news_bot