news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә гыйнварда бәясе арткан продуктлар билгеле булды

Аларның бәяләре мартта төшә башлаячак, чөнки яңа уңыш кайтачак.

Россиядә гыйнварда бәясе арткан продуктлар билгеле булды

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Россиядә гыйнварда кыяр, бәрәңге һәм макарон бәясе күпкә арткан. Бу турыда Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Шулай итеп, 1 гыйнвар белән чагыштырганда 17 гыйнварга кыяр җитештерүчеләр бәяне арттырган, әлеге яшелчәнең бер килограммы 107,3 сум тәшкил итә. Бәрәңге 8,4 процентка (16,5 сум), помидор 3, 8 процентка (108 сум), кишер 3,2 процентка (16,3) арткан. Макарон эшләнмәләренең дә бәяләре дә 6,6 процентка ягъни 42,5 сумга кадәр күтәрелгән. Кош, сарык һәм дуңгыз ите 1,7 процентка, карабодай ярмасы 1,8 процентка арткан.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында аңлатуларынча, яшелчә бәяләре арту сезонга һәм уңыш запасы кимүгә бәйле. Аларның бәяләре мартта төшә башлаячак, чөнки яңа уңыш кайтачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100