news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Аграрийларда кунакта" чарасы авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыра - В. Шәйхразиев

22 октябрьдән 24 декабрьгә кадәр һәр шимбә Игенчеләр сарае скверында төрле чаралар узачак.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Казанда "Аграрийларда кунакта" мәдәни-күңел ачу чаралар циклы башланды. 22 октябрьдән 24 декабрьгә кадәр һәр шимбә Игенчеләр сарае скверында төрле чаралар узачак.

Беренчесе Татарстан кулланучылар берлегенең җитештерү-сәүдә оешмасы һәм Россия кооперациясе университетының Казан филиалының уртак көче белән оештырылды. Бәйрәм "Кооператив көз" дип аталды.

Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев ачты һәм кооператив хәрәкәт үсеше авылда яшәүчеләргә "шәһәр мохитенә күчү" һәм Татарстан җирендә үстерелгән экологик чиста продуктлар сату мөмкинлеге бирә дип билгеләп үтте. "Мондый чаралар үткәрү - авыл хуҗалыгы һөнәрләрен, безнең аграрийлар хезмәтен, авыл хезмәтчәннәре эшен популярлаштыру", - диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.

"Без спортның берничә төре буенча ярышлар оештырдык. Сабан туе программасы кебек әзерләдек. Туклану палаткалары куйдык, ретро-автомобильләр күргәзмәсе оештырдык. Чара кунаклары ГТО нормаларын тапшырып үзләрен сынап карады. Гомумән алганда, 10 тематик мәйданчык оештырылган иде. Казан кооператив институты вузны презентацияләде", - дип сөйләде Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Руслан Корбангалин.

Чарада кооператив институттан 1,5 меңнән артык студент катнашты. Тамашачылар игътибарын милли көрәш җәлеп итте.

"Аграрийларда кунакта" чаралар циклынТатарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе һәм башка оешмалар оештыра. Киләсе шимбәдә Игенчеләр сарае скверында казанлыларны яңа программа көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot