news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аграрийлар инженер конференциясендә техниканы нәтиҗәле куллану турында сөйләшә

Республика районнарында комиссияләр техниканы кышкы саклауга куюны, авыл хуҗалыгы машиналарын көзен һәм кышын ремонтлауны оештыруны кабул иткән.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ). Татарстан аграрийлары Апас районындагы инженер конференциясендә авыл хуҗалыгы техникасын нәтиҗәле куллану мәсьәләләре турында фикер алышачак. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры авыл хуҗалыгы техникасын 2020 елгы сезонлы кыр эшләренә әзерләү хакында сөйләде.

«Декабрь урталарында Апас районында узачак инженер конференциясендә техникадан нәтиҗәле файдалану, аларны ремонтлау һәм техник сервисны оештыру мәсьәләләре хакында җентекләп фикер алышачакбыз», - диде Марат Җәббаров.

Ул билгеләп үткәнчә, 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр республиканың барлык районнарында комиссияләр техниканы кышкы саклауга куюны, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын көзен һәм кышын ремонтлауны оештыруны кабул иткән.

Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, Әгерҗе, Әлмәт, Югары Ослан, Лаеш һәм Менделеевск районнарының кайбер хуҗалыкларында техниканы саклауга кую кагыйдәләренең бозылуы ачыкланган. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә машина-трактор паркында кыска вакыт эчендә тиешле тәртип урнаштырырга кирәк, диде докладчы.

Ведомство башлыгы искәрткәнчә, техниканы 2020 елгы сезонлы кыр эшләренә әзерләүне министрлык үз контроленә алган. «Декада саен безнең белгечләр катнашында техниканы ремонтлау, запас частьләр китерү процессына мониторинг үткәрәчәкбез, зона семинар-киңәшмәләрендә техниканы ремонтлау мәсьәләләрен тикшерәчәкбез», - дип билгеләп үтте ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100