Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аграрийларны нефть базаларына һәм автоягулык станцияләренә беркетү өстендә эш бара
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләр һәм нефть компанияләре белән берлектә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен турыдан-туры ягулык белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Ведомство шулай ук төбәк операторларын билгеләү һәм аграрийларны конкрет нефть базаларына һәм автозаправка станцияләренә беркетү өстендә эшли, дип хәбәр итә «ТАСС».
Авыл хуҗалыгы министрлыгында билгеләп үтүләренчә, хәзер авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм нефть компанияләре арасында турыдан-туры килешүләр төзү, шулай ук аграрийларны нефть базалары һәм ягулык салу станцияләре арасында бүлү буенча эш алып барыла. Ведомствода ачыклык кертүләренчә, барлык мәсьәләләр эш тәртибендә хәл ителә.
Моннан тыш, Монополиягә каршы федераль хезмәт ягулыкка бәяләр белән бәйле вазгыятьне күзәтеп торуны һәм ягулык-майлау материалларының бәясе үзгәрүенең нигезлелеген тикшерүне дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз