news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аграр университет проректоры: Авыл хуҗалыгына иҗади белгечләр җитми

“Авыл хуҗалыгы өлкәсендә башкаручылар гына түгел, иҗади хезмәткәрләр кирәк”, - диде Рөстәм Низамов.

Аграр университет проректоры: Авыл хуҗалыгына иҗади белгечләр җитми
Султан Исхаков

(Казан, 26 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казан дәүләт аграр университетының фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Рөстәм Низамов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә иҗади белгечләр кирәк. Бу хактагы фикерен ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Авыл хуҗалыгына талантлы балалар килсен иде. Без моңа ихтыяҗ кичерәбез бүген. Алар башкаручы гына түгел, иҗади белгечләр булырга тиеш. Кайбер һөнәрләр, әйтик агроном – иҗадилык таләп итә. Агроном һава шартларына, кырдагы культуралар үсешенә комачаулаган башка шартларга карамыйча, чишелеш юлын урында һәм тиз арада табарга тиеш.

Хәтта басу белән басу да бер түгел. Төрле мәйданда төрлечә бөтерелергә, җавап табарга кирәк. Шул ук вакытта аның идарә итә дә белү һәм алдан күрүчәнлек сәләте дә булырга тиеш”, - диде Рөстәм Низамов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot