news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аграр тармакта җир эшкәртүнең заманча ысуллары өйрәнелә

Аграр тармакта җир эшкәртүнең заманча ысуллары өйрәнелә

(Казан, 18 апрель. “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Республиканың авыл хуҗалыгы тармагы галимнәре “Татарстан кыры” фәнни-тикшеренү институтына җыелып, җир эшенең яңа ысуллары турында фикер алышты. Анда әйдәп баручы агрономнар, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Казан дәүләт университеты, аграр университет, агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты һәм төп база – фәнни-тикшеренү институты галимнәре катнашты.

Аеруча күп чыгымнар тотылып җир эшкәртү, хәзер отышлы түгел, шуңа да заманча алымнар куллану сорала. Белгечләр моны күчеш чоры дип атый һәм шул яңа шартларда практикада бар яңалыкны да кулланып карау зарур. Төп доклад белән чыгыш ясаучы, “Татарстан кыры” ФТИ галиме, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рафил Шакиров фикеренчә, биредә бары тик җир эшкәртү турында гына түгел, ә комплекслы чаралар турында сүз бара. Заманча ысуллар исә чәчү әйләнеше һәм анда нинди корал-техника белән җир эшкәртү, агулау материалларын дөрес куллану, институт сортларын сынап карауны эченә ала. Шуннан чыгып яңа шартларда эшләү буенча фәнни нәтиҗәләмәләр чыгарырга мөмкин, дип саный галимнәр.

Казан дәүләт аграр университеты галиме Валентина Пахомова, җир эше белгечләренә микроэлементларның продукциянең сыйфатына нинди йогынты ясавы һәм тотрыклы зур уңыш алуда аларның әһәмияте хакында сөйләде. Шул ук уку йортының үсемчелек бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Әхәт Салиховның чыгышында да заманча алымнар һәм фәнни нигезләмәләр чагылыш тапты. Ләкин галимнәр фикеренчә, зур һәм перспективалы тикшеренүләр, өйрәнүләр алып бару, шактый матди чыгымнар да сорый. Моңа кадәр бүленгән финанслар белән генә теләгән максатларга ирешү мөмкин түгел, дип саный алар. Шуңа да аз чыгымнар тотып, энергияне сакчыл тоту барәбәренә мул уңыш алу, сыйфатлы продукция җитештерү өчен аграр фән дәүләт тарафыннан якланырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot