news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аграр белгеч якташ көрәшчеләре турында китап язган

Аграр белгеч якташ көрәшчеләре турында китап язган

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Татарстан көрәшчеләре турында язылган китаплар янына тагын бер басма өстәлә. Укучылар кулына “Татарстан авыл хуҗалыгы” фәнни-тикшеренү институты директоры, атказанган спорт остасы Марсель Таһировның татарның мәйдан тоткан батыр пәһлеваннары хакындагы китабы барып иреште.

Кешегә сәләт, мәдәт, куәт, тумыштан биреләдер, мөгаен. Якташым Марсель Шәрифҗан улы Таһировка да Ходай тәгалә андый байлыкны мулдан бүләк иткән. Гүзәл табигатьле, туган телнең бишеге булган, республикага бик күп талант ияләрен үстергән Әтнә төбәгендә туып-үскән егетнең исеме, инде республика авыл хуҗалыгында яхшы мәгълүм. Бердән ул – көрәшче. Яшьтән үк авыл, район, республика Сабантуйларында, һәртөрле спорт ярышларында батыр калып, Марсель Таһиров үз исемен татар көрәше тарихында, зур хәрефләр белән язды. Ата-бабаларыбызның мирасы, йола-уеннарына тугъры калган көрәшче, Әтнә район Сабантуйларында 13 ел дәвамында «баш батыр» исемен бирми. Гомумән, 25 ел эчендә Марсель, республика күләмендә төрле ярышларда катнашып, мәйданнарда чыныккан татар көрәшчеләренең иң мәртәбәлесе. Шундый алыпка, Ходай тәгалә, «үз көрәштәшләрең хакында да сөйлә» дип хәбәр җибәргәнме, әллә ир-егеткә илһам килгәнме, көтмәгәндә аның китабы дөнья күрде. «Батыр якташларым» дип атала ул. Нәрсә этәргән соң аны мондый матавыклы иҗат эшенә? «Әтнә төбәге үзенең мәйдан тоткан, исемнәре әллә кайларда яңгыраган көрәшче батырлары белән дан тоткан. Гомумән, Казан арты элек-электән бил бирмәс пәһлеваннарга бай булган. Бу китапта мин аларның кайберләрен генә искә төшерүне максат итеп куйдым». Басманың кереш сүзендә автор үз теләк-максатларын әнә шулай шәрехли. Китап, тулаем Әтнә районы җирлегеннән чыккан көрәшчеләр һәм аларның уңышлары, язмышлары хакында.

Беренчеләрдән итеп, автор, көрәш тарихында тирән эз калдырган Хафиз Бәрәзә, ягъни Хафиз Сәхибуллин хакында бик кызыклы мәгълүматлар бирүне кирәк тапкан. Авылларда, Казан, Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә батыр калган көрәшче 56 яшенә кадәр бил алышудан туктамый. Ләкин, аянычлы язмыш тозагына эләгә, «авыл агалары сөйләве буенча, ул ачлыктан үлә». Менә бит нинди заманалар да булган. Хәзер генә ул батырлар, җиңел автомобильләр өчен бил алыша. Китап авторы тарафыннан Хафиз Бәрәзәгә алмашка килгән Рәдис Сәйфуллин хакында да кызыклы мәгълүматлар урнаштырыла. Көрәшчеләр эстафетасы әнә шулай дәвам итә. Алар арасыннан Габделнур Габдрахманов, Марсель Нигъмәтуллин, Гайсә Шакиров, Габделбәр Сабиров, Габделбәр Хәлилов, Айрат Галимҗанов, Рафил Әхмәтханов һәм тагын бик күпләрнең исемнәренә, аларның көрәштәге уңышларына дан җырлаган Марсель. Китапта ул көрәш федерациясенең башында торган танылган остазлар – Мәгаз ага Сәхәбетдинов, Әсхәт ага Шәйхетдинов, татар көрәшен киң пропагандалаган журналист Илдус Илдарханов, республикадагы танылган җитәкчеләрдән, үзләре дә заманында мәйдан тоткан шәхесләр Фатих Сибәгатуллин, Рәшит Галимов, Марат Әхмәтовлар хакында да бай мәгълүматлар бирүне урынлы тапкан. Марсель Таһиров шул рәвешле, якташ көрәшчеләре турында яшь буынга тарихи материал әзерләп, мәртәбәле хезмәт башкара. Әлбәттә, автор әле моның белән генә чикләнеп калмаячак. Аның тормыш шигаре дә бит, эшендәге кебек, һаман үргә таба менәргә, кыенлыклар алдында сыгылып төшмәскә һәм татарга хас сыйфатлардан, җиңелмәс рухлы булырга. Төп хезмәтендә дә Марсель Таһиров бер урында таптана торганнардан түгел. Әле кайчан гына Әтнә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе иде, аннан республикакүләм «Био-Виктория» ширкатен җитәкләде. Бер чыныккан һәрвакыт сынала, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары булып эшләү, Марсель Таһировка тагын да олы тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе тупларга, булган белемнәрен ныгытырга ярдәм иткәндер. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Марсель Таһиров бүген, аграр өлкәнең нык дулкынлы диңгезендә фәнни корабы штурвалын иярли, ул – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры. Алдагы иҗат җимешләренең берсе, бәлкем, нәкъ менә шушы фәнни өлкәне дә колачлар, аның өчен бездә ныклы нигез, бай җирлек бар һәм аларны чәчми-түкми компьютер хәтеренә, китап битләренә салу, нәкъ менә Марсель кебек егетләр башкара ала торган хезмәт тә.

news_right_1
news_right_2
news_bot