news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аглиуллиннар гаиләсе: Сайлаулар гаиләгә матур гореф-гадәт кебек кереп калсын иде

Аглиуллиннар гаиләсе: Сайлаулар гаиләгә матур гореф-гадәт кебек кереп калсын иде

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 13 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында Аглиуллиннар гаиләсе булды. Алар гаиләләрендәге гореф-гадәтләре белән таныштырдылар һәм сайлауларның да шундый гореф-гадәт буларак кереп калуына ышанч белдерделәр.

«Без иртә белән авылда әти-әниләргә булышып, аннары сайлауларга да барырга өлгердек, тиз генә өчпочмаклар да пешердек. Безнең өчен сайлаулар зур бәйрәм, без аны балаларга да сеңдереп калдырырга тырышабыз. Бу – безнең якты киләчәгебезнең нигезе. Гаиләгә шундый матур гореф-гадәт кебек кереп калсын иде», – диде әни кеше.

Алар үзләренең гаиләрендәге тагын бер гореф-гадәт буларак гаилә башлыгының гармунын атадылар.

«Гармун – безнең гаиләдәге иң мөһим зур истәлекләрнең берсе. Аның 14 еллык тарихы бар. Авыр вакытларда да, бәйрәмнәрдә дә гаилә белән гармун уйнатып алабыз», – диде гаилә башлыгы һәм ТНВ студиясендә гаилә белән бергә җыр да башкардылар.

Гаиләдә ике малай үсеп килә. Зур малайлары Аяз «Татар сүзе» бәйгесенең җиңүчесе, шулай ук «Шаян ТВ» телеканалында да төшә.

«Татар теленә мәхәббәт гаиләдән тора. Без гаиләбездә дә татарча гына сөйләшәбез. Минем әти-әни татарча сөйләшкәч, татар теленә мәхәббәт үзеннән-үзе туды. Энем дә, мин дә татарча иркен рәвештә аралашабыз», – диде Аяз Аглиуллин.

«Без үзебезнең Татарстанда яшәвебез белән бик горурланабыз. Бездә җаның ни тели – шул бар: мәдәни чаралар, кинолар, татар тапшырулары», – ди гаилә.

Бүген, 8 сентябрьдә VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100