news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнил Әһлиуллин ташландык милекне әйләнешкә кертергә яки юкка чыгарырга тәкъдим итте

Фәнил Әһлиуллин ташландык милекне әйләнешкә кертергә яки юкка чыгарырга тәкъдим итте
ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү проблемасы инде ничә еллар Татарстанда актуальлеген югалтмый. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

«Инвентарьлаштыру ел саен үткәрелә. Даими рәвештә хезмәттәшләребез белән исәптән чыгару яки яңадан бүлү юнәлешендә эшлибез, барлык кызыксынган ведомстволарны җәлеп итәбез. Уңай динамикага да карамастан, файдаланылмый торган объектлар саны шактый», - диде Әһлиуллин.

Аның сүзләренчә, вазгыятькә яңа объектларның масштаблы төзелеше һәм бушаган объектларның торышы канәгатьләнерлек булмавы, шулай ук ремонт эшләренең югары бәясе йогынты ясый.

«Зур шәһәрләрдә ирекле җирләр кими бара, шуңа күрә иске комплексларны яңадан профильләштерү мөмкинлеген карарга кирәк. Коллегаларны капитал салулар программасын формалаштырганда һәм мастер-планнар әзерләгәндә инвентарьлаштыру нәтиҗәләрен исәпкә алырга чакырабыз», - дип өстәде министр.

Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка республика дәрәҗәсендә һәм барлык муниципаль берәмлекләрдә кулланылмый торган һәр объектны мәҗбүри рәвештә әйләнешкә кертү яки юкка чыгару буенча өч еллык программаны раслау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot