news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“АГК-1” генераль директоры халыкка чүп яндыру заводы төзелеше проекты турында сөйләячәк

Инвестор вәкилләре - “РТ-Инвест” компаниясе хезмәткәрләренең Осиново бистәсе халкы белән очрашуы шимбә, 14 апрельгә планлаштырылган.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Диана Авакян). Чүп яндыру заводы төзелеше инвесторы вәкилләре - “РТ-Инвест” компаниясе хезмәткәрләре Казан халкына төзелеш проекты турында ачыктан-ачык сөйләячәк. Бу хакта “ Татар-информ”га “РТ-Инвест” структурасына керүче “АГК-2” ҖЧҖ матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Шимбә, 14 апрельдә инвестор вәкилләре төзелеш булу планлаштырылган Осиново бистәсе халкы белән очрашачак.

Очрашуда “АГК-1” компаниясе генераль директоры Игорь Тимофеев һәм компания белгечләре булачак.

“Бу - рәсми очрашу. Ачыктан-ачык сөйләшү булачак, бистә халкы алдан ук кайда ничек булачагын беләчәк”, - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.
Очрашу барышында компания вәкилләре проектны презентацияләячәк һәм аның өстенлекләре, аерым алганда, ни өчен тәгәрмәчле рәшәткә технологиясе сайлануы турында сөйләячәкләр.

“Без аңлашуга әзер. Вакытның төп өлеше халык белән җанлы әңгәмәгә корылачак. Алар төзелеш проекты белән таныша һәм үз сорауларын бирә алачак”, - диде компания вәкиле.

“Без халыкка әлеге проектны тормышка ашырудан нәрсә алачакларын һәм ниндидер куркыныч туу мөмкинлеге була калса, кимчелекләрне бетерәчәгебез турында аңлатачакбыз”, - дип йомгаклады ул.

Узган атнада чүп яндыру заводы төзелеше буенча Осиново бистәсе һәм “Салават Күпере” торак комплексы халкы белән Казан мэры Илсур Метшин очрашкан иде. Очрашу нәтиҗәсендә 20 кешедән эшче төркем төзелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100