news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең Тирсә мәктәбендә хәрби-патриотик уен узды

Әгерҗенең Тирсә мәктәбендә хәрби-патриотик уен узды
"Әгерҗе хәбәрләре"

Әгерҗедәге «Форпост» үзәге, Халыкара тынычлык көненә багышлап, авыл мәктәпләре арасында хәрби-патриотик уен уздырды. Анда Иж-Бубый, Көчек, Тирсә мәктәпләре, Сарсак-Омга лицее командалары катнашты. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Укучылар хәрби-башлангыч әзерлекне үз эченә алган биремнәрне үтәде, спорт ярышларында осталыкларын күрсәтте, хәрби темага җырлар башкарды.

Соңыннан барысы да солдат боткасы белән сыйланды. Тирсә, Сарсак-Омга, Көчек командалары беренче-өченче урыннар алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100