news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең Тирсә авылында «Самавыр» бәйрәме булды

Әгерҗенең Тирсә авылында «Самавыр» бәйрәме булды
"Әгерҗе хәбәрләре"

Әгерҗенең Тирсә авылында «Самавыр» бәйрәме узган көнне олысы-кечесе Мәдәният йорты каршындагы мәйданга ашыкты. Тирә-якка татарча көй агыла. Самавырда чәй кайный. Бай күргәзмә дә үзенә җәлеп итә. Шунда ук самавырлар тарихы белән дә танышырга мөмкин булды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

«Безнең халык эчәсе, ашыйсы килсә дә, арыса да, кәефе кырылса да, сөенеч-шатлыклары булса да чәй эчкән», – диде китапханәче Раушания Галләмова татарларның чәй яратучы халык булуы турында.

Мәдәният йорты мөдире, бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы Гөлия Галиуллина татарларның бигрәк тә самавыр чәен яратуларына басым ясады.

«Борынгы татар өйләрен җырлап утыручы самавырдан башка күз алдына китереп булмаган. Баштарак чәйне бакыр тартмадан эчкәннәр, аның ике ягында тоткычлары булган. Су эчтәге утлыкка ягып кайнатылган. Ә безгә мәгълүм беренче самавыр фабрикасына 1778 елда нигез салынган», – диде ул.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Диана Кадыйрова «Самавыр» биюен, «Азалия» төркеме татарча дәртле бию башкарды. Бәйрәмгә кунак булып самавыр да килде. Наил Таҗиев һәм Гөлия Галиуллина чәй белән бәйле матур җырлар бүләк итте.

Тамашачылар да чарада актив катнашты. Ачык микрофон игълан ителгәч төрле милләт шагыйрьләренең чәй турында язган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Фидания апа Гыйззәтуллина, Рәсимә апа Нуретдинова җырлар бүләк итте. Рая апа Гыйнатуллина, барыбызны да шаккатырып, чәй турында удмуртча җыр башкарды. Иң өлкән авылдашларыбызның берсе Тәнзилә апа Гобәйдуллина да моңлы тавышы белән һәркемне әсир итте. Резеда апа Галләмова үлән чәйләрен әзерләү серләре белән уртаклашты.

Бәйрәм чарасында чәй турында сораулар, табышмаклар да яңгырады. Күмәк уеннар да оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100