news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең Шаршады авылында яңа волейбол мәйданчыгы барлыкка килде

Әгерҗенең Шаршады авылында яңа волейбол мәйданчыгы барлыкка килде
Фото: http://agryz-rt.ru/

Әгерҗенең Шаршады авылында балаларны һәм өлкәннәрне шатландырып, яңа волейбол челтәре урнаштырдылар. Хәзер һәр кичне мәйданчыкта волейбол уйнау һәм ярышларда катнашу өчен актив ял яратучылар җыела. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» район хакимиятенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Илдә 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган «Россия Спорты» дәүләт программасы ярдәмендә авыл торак пунктларында физик активлык һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырыла.

«Россия Спорты» программасы - ул спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудыру, балалар спортын үстерү, махсус хәрби операция ветераннары өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге, спорт һәм массакүләм чаралар, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы, «Син уенда» Бөтенроссия спорт проектлары конкурсы, физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен социаль салым түләүләрен алу, яңа белгечләрне әзерләү.

Җирлек башлыгы Сергей Залетов билгеләп үткәнчә, яңа волейбол челтәре урнаштыру - Шаршады халкы өчен чын бүләк, ул авылда сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot