news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең Салагыш Мәдәният йортындагы күргәзмә җирлек тормышына багышланган

Әгерҗенең Салагыш Мәдәният йортындагы күргәзмә җирлек тормышына багышланган
Фото: http://agryz-rt.ru/

Әгерҗе районы Салагыш авыл җирлегендә узган халык җыенында район башлыгы Ленар Нургаянов һәм Әгерҗедән оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Салагышта аларны бай күргәзмә белән таныштырды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Россиядә Гаилә елына багышлап 30, 40, 50, 60 ел бергә парлап яшәүче авылдашларының фотосурәтләрен, җирлектәге Мәдәният йортларының эшчәнлекләрен, оста кулларның эшләнмәләрен чагылдырган күргәзмә эшли. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелгән ярдәм чаралары да күрсәтелгән.

Чулпан Хикмәтуллина җитәкчелегендәге Ямурза клубында маскировкалау челтәрләре үрәләр, токмач кисәләр, үләннәр киптереп чәй ясыйлар, сохари киптерәләр, коры аш әзерлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Сүз уңаеннан: әлеге җирлектән 9 ир-егет махсус хәрби операциядә.

Узган ел ахырында Әгерҗе районында «Авыл яши» республика проекты старт алган иде. Салагыш авылы китапханәсе мөдире Раилә Тимофеева нәкъ шул темага күргәзмә тәкъдим итте. Бу – фермерларга иң бай җирлек. Ун фермер игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Кунакларны Салагыш мәктәбенең яшь армиячеләре дә сәламләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot