news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең Пеләмеш авылында республикакүләм Семык бәйрәменә әзерләнәләр

3 июньдә Әгерҗенең Пеләмеш авылында мари мәдәнияте бәйрәме була. Анда өч меңнән артык кунак катнашыр дип көтелә. Татарстанда республикакүләм Семык бәйрәме марилар күпләп яши торган районнарда уздырыла. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.

«Бәйрәм 31 тапкыр үтте инде. Әгерҗе районында мариларның тупланышы республикада иң зурлардан булганлыктан, быел бәйрәмне тагын бездә – Пеләмештә уздыру турында килешенде», – ди Татарстан мариларының карты Олег Третьяков.

Семыкка әзерлек эшләре Яңа елга кадәр үк башланган. Оештыру киңәшмәләре урында район җитәкчелеге, мари авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, республикадан вәкилләр катнашында үткән.

Эш сөючән, актив Пеләмеш халкы әзерлек эшләренә башаягы белән чумган. Март аеннан бирле көнаралаш өмәләр уздырыла. Аларда бөтен авыл белән, балалардан алып өлкәннәргә кадәр катнаша. Башта Семык узачак мәйданны җыештырганнар. Хәзер коймаларны яңарталар, буйыйлар, йортларны һәм өй алды территорияләрен тәртипкә китерәләр.

Моннан тыш, Пеләмеш авылында яшәүчеләр барлык очрашуларда катнаша, тәкъдимнәрен җиткерәләр. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot