news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедәге балалар китапханәсендә «Без -ТАТАРЛАР» исемле әдәби клуб ачылды

Әгерҗедәге балалар китапханәсендә «Без -ТАТАРЛАР» исемле әдәби клуб ачылды
Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедәге балалар китапханәсендә «Без – ТАТАРЛАР» исемле әдәби клубны ачу тантанасы узды. Чарада 2, 3, 4нче мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Бәйрәмгә Габдулла Тукайның әкият геройлары Су анасы, Күбәләк һәм Былтыр кунакка килгән иде. Алар әзерләгән биремнәрне балалар зур теләк белән башкардылар, төрле уеннарда катнаштылар. Бу хакта «Азнакай» сайты хәбәр итә.

Чарада катнашучылар «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проектының «Пәнҗешәмбе укулары»на да кушылдылар.

«Без -ТАТАРЛАР» әдәби клубы ел дәвамында эшләячәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot