news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды

Әгерҗедә язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды
Фото: http://agryz-rt.ru/

Әгерҗедәге үзәк китапханәдә язучы, драматург, шагыйрә Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу узды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Анда районның каләм осталары, татар теле мөгаллимнәре, китап укучылар, мәктәп укучылары катнашты. Язучы үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Яңа басылып чыккан «Капка», «Бик» һәм «Кичке таң» китаплары белән таныштырды.

Айгөл Әхмәтгалиеваның 15кә якын китабы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot