news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә яшьләр мари халкына хас стильдә никахларын рәсмиләштерде

Әгерҗедә яшьләр мари халкына хас стильдә никахларын рәсмиләштерде
Фото: http://agryz-rt.ru

Әгерҗе районының ЗАГС бүлегендә Диана һәм Кирилл Дмитриевларның никахлашу тантанасы узды. Яшьләр тантана өчен мари мәдәнияте элементлары белән сугарылган уникаль формат сайлаганнар. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Никахны теркәү матур бәйрәмгә әверелде, анда традицион җырлар яңгырады, халык биюләре башкарылды, ә төп атрибутлар - кунакларның милли киемнән булулары иде.

Тантаналы шартларда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Кирилл белән Дианага рәсми рәвештә никахлашу турындагы таныклыкны тапшырды. Бу мөһим документ аларның мәхәббәт, үзара аңлашу һәм бәхетле мизгелләр белән тулы уртак тормыш юлын башлау символы булды, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot