news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә яшәүче хезмәт ветераны: Депутат халык мәнфәгатьләрен кайгыртыр дип ышанам

Әгерҗедә яшәүче хезмәт ветераны: Депутат халык мәнфәгатьләрен кайгыртыр дип ышанам
«Агрызские вести» газетасы фотосы

Бүген, 11 сентябрьдә, Әгерҗедәге 8нче бермандатлы сайлау округында җирле үзидарә органнары депутатларын сайлыйлар. 466нчы сайлау участогына Димитров, Калинин, Камал, Энергетиклар, Чехов, Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында яшәүчеләр килде, дип яза «Агрызские вести» газетасы.

Әлеге округта барлыгы 922 сайлаучы исәпләнә, аларның 13е балигълык яшенә җиткәч сайлауда беренче тапкыр катнашты. 14 кеше вакытыннан алда тавыш бирде.

466нчы сайлау участогы 7.00 сәгатьтә ачылды. Сайлау комиссиясе әгъзалары беренчеләрдән булып килүчеләргә бүләкләр тапшырды. Сайлауда беренче тапкыр тавыш биргән яшьләр дә истәлеккә сувенирлар алды.

Бөтен тормышын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган хезмәт ветераны Марс Шәйдуллин участокка иртән иртүк килде.

«Мин сайлауларга гомер буе иртәнге сәгатьләрдә киләм. Чөнки бу – бәйрәм. Безнең округ буенча сайланган депутат халык мәнфәгатьләрен кайгыртыр дип өметләнәм», - дигән ышанычын белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot