news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә туып-үскән Ислам Гаврилов «Зур тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады

Әгерҗедә туып-үскән Ислам Гаврилов «Зур тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады
Фото: http://agryz-rt.ru/

Әгерҗедә туып-үскән Ислам Гаврилов «Зур тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады. Ул 1 миллион сумга ия булды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Сигез ай барган бәйгедә катнашучылар киң белемлелек, һөнәри юнәлеш, фикерләү дәрәҗәсе буенча тестлар узган, проектлар эшләгән. Нәтиҗәдә, Россиянең төрле төбәкләреннән биш миллион катнашучының 1500е финалга узган. 150се – иң яхшылар рейтингында. Шулар арасында Ислам Гаврилов та бар.

Әлеге акчаны белем алуга тотарга мөмкин. Шулай ук җиңүчеләрнең югары уку йортына керү өчен казанышлар портфотолиосына да баллар өстәләчәк.

2021 елда «Зур тәнәфес»тә 4нче мәктәптән Никита Филиппов җиңү яулап, 1 миллион сумга ия булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot