news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә «Татар кызы һәм татар малае» бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар

Әгерҗедә «Татар кызы һәм татар малае» бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар
"Әгерҗе хәбәрләре"

Әгерҗедә «Татар кызы һәм татар малае» бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар.

Шәһәр һәм авыл балалар бакчаларыннан 5 малай һәм 4 кыз әлеге исемне алу өчен осталыкларын күрсәтте. Алар үзләре белән таныштырды, җыр-биюгә, шигырь сөйләүдә сыналды, туган төбәгебезгә бәйле проект эшен яклады. Район мәгариф идарәсе җитәкчелеге Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне һәм номинация ияләрен билгеләде. Бу турыда «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

«Татар кызы» исеменә 8нче балалар бакчасыннан Айсылу Садыйкова лаек булды. «Татар малае»– 7нче балалар бакчасыннан Риназ Камалтинов. 

«Күпкырлы талант иясе» номинациясендә – Кадыбаштан Мәлик Гыйззәтуллин. «Тел күрке – сөйләм бизәге» – 7нче бакчадан Дилә Мөстәхимова. «Сәнгать күрке – зәвык» номинациясендә Биектаудан Элина Сәлимуллина. ә «Гореф-гадәтләр сагында“  номинациясендә 4нче бакчадан Айзә Латыйпова җиңде. 

Шулай ук «Төбәкнең киләчәге – ныклы кулларда» – Салагыштан Самат Закиров, «Туган ягымның асыл улы» – 9нчы бакчадан Рөстәм Гайнуллин, «Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаиләдә» – Тирсәдән Ильмир Закиров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100