news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә шагыйрә Эльвира Әхмәтова белән язучы Наилә Харисованың китабы тәкъдим ителде

Әгерҗедә шагыйрә Эльвира Әхмәтова белән язучы Наилә Харисованың китабы тәкъдим ителде
Фото: https://agryz-rt.ru/

Әгерҗедә Кырындыда туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче талантлы шагыйрә, йөздән артык җыр сүзләренең авторы Эльвира Әхмәтованың «Үзең булып кал» һәм гомерен мәгарифкә багышлаган педагог, бик күп иҗади бәйгеләр җиңүчесе, язучы Наилә Харисованың «Ачы җимеш» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Чарага әдәбият, иҗат сөюче райондашлар, каләм осталары, матбугат хезмәткәрләре, укучылар җыелды. Район мәгариф идарәсе оештырган әлеге чарада укытучылар, укучыларның, район Мәдәният сарае артистларының, «Хыял» бию төркеменең чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

Тамашачылар талантлы авторларның яңа әсәрләре белән танышты, җанлы аралашу мохитенә эләкте, китаплардан өзекләр, җылы котлау сүзләре яңгырады..

Бу көн шәһәрнең мәдәни тормышында якты вакыйгага әверелде. Кичә автографлар алу һәм фотосессия белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot