Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗедә шагыйрә Әлфирә Низамованың иҗатына багышланган «Каләм очында галәм» чарасы узган
Әгерҗе шәһәренең 1 нче гимназиясендә Исәнбайда яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфирә Низамованың иҗатына багышланган «Каләм очында галәм» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узган. Чараны район мәгариф идарәсе, үзәк китапханә, 1 нче гимназия коллективы оештырган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.
Гимназиядә татар теле мөгаллимәләре, китапханәчеләр, матбугат хезмәткәрләре җыелган.
Чара кысаларында Әлфирә Абзал кызының шигырьләре яңгыраган. Чаллы югары уку йортларында татар әдәбиятын укыткан мөгаллимә, филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова, татар теле һәм әдәбиятын укыткан мөгаллимә Роза Кутуева шагыйрәнең шигырьләренә бәяләмә биргән.
Популяр җырчы Ландыш Баһави Әлфирә Низамова сүзләренә язылган җырларны башкарган. Кичә җылы теләкләр белән үрелеп барган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз