news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә өмәләрнең берсен район башлыгы җитәкләде

Әгерҗе районында Бөтенроссия экологик өмә уза. Урамнарда, паркларда һәм оешмалардагы территорияләрне җыештырырга барлык соцобъектлар хезмәткәрләре: район хакимиятеннән башлап, зур булмаган оешмаларга кадәр чыкты.

Элеккеге Ленин паркы территориясендә өмәне район башлыгы Азат Вәлиев шәхсән үзе җитәкләде. Азат Вәлиев халыкка мөрәҗәгать итеп, агымдагы елда район җитәкчелеге тарафыннан ташландык һәм чүп-чар баскан территорияләрне киң күләмле чистарту планлаштырылуын ассызыклады. Бу турыда «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Инструментлар һәм эш формасы белән коралланып, барысы да бердәм эшкә тотынды: агачлар һәм куаклар кистеләр, чүп-чар җыйдылар һәм чыгардылар. Кыскасы, районның зур коллективы бердәм булып чисталык өчен көрәшкә алынды.

«Өмәләрдә катнашу-кешеләрне якынайтучы, тирә-юньне кайгыртуга җәлеп итүче күркәм традиция», - дип билгеләп үтә өмәдә катнашучылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100