Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә Наилә Харисованың «Үтте инде» әсәренә презентация булды
Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясендә хөрмәтле ветеран укытучы Наилә Ясави кызы Харисованың «Үтте инде» әсәренә презентация узды. Әлеге әсәр Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән ябык әдәби бәйгесенең «Проза. Повесть» номинациясендә җиңү яулады.
Шулай ук Наилә ханым «Казан утлары» журналының «Айның иң яхшы авторлары» дипломына лаек булды. Чарада укытучылар, укучылар, «Әгерҗе хәбәрләре», «Яңарыш» газетасы хәбәрчеләре, китапханә хезмәткәрләре, тыл ветераннары катнашты. Бу турыда «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы хәбәр итә.
Повесть Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларның тылдагы авырлыгы, шул авырлыкларны үз җилкәсендә татыган татар хатын кызларының язмышы турында язылган. Әсәрдә чагылган вакыйгаларны эзлекле итеп шәһәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар бик оста сәхнәләштерде.
Катнашучылар әсәрнең язылу тарихы белән танышты. Шушы повестька нигез булган истәлекләр дәфтәренең табылуы турында Ижевск шәһәреннән килгән Әдилә Усманова сөйләде.
Чара җырлар, тыл ветераннарының хатирәләре, истәлекләрне сөйләү белән үрелеп барды. Укучылар белән фикер алышынды, чыгыш ясаучылар әсәрне югары бәяләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз