Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗедә Ләбиб Айтугановны искә алдылар
23 ноябрьдә Әгерҗе район мәдәният сараенда Нарат авылында туып-үскән татар музыка эшлеклесе, танылган җырлар авторы, шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор Ләбиб Айтугановны искә алу кичәсе узды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.
Аның кызы Миләүшә ханым, Казаннан җырчылар алып килеп, әтисен искә алу кичәсен тирән мәгънәле итеп уздыруга зур өлеш кертте. Кичәдә район башлыгы Ленар Нургаянов, Миләүшә ханым үзе, Ләбиб Айтугановның якташлары – аның исемен йөртүче Девятерня мәктәбе коллективы һәм укучылар чыгыш ясады.
Чара барышында Ләбиб Айтуганов турында истәлекләр яңгырады, башкалабызның танылган артистлары аның җырларын башкардылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз