news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә котыру чире таралу сәбәпле карантин кертелде

Татарстанның Әгерҗе районында котыру чире таралу сәбәпле карантин кертелде. Бу хакта указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Эпизоотик учак дип Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Кадрәк авыл җирлегенең Кадрәк авылында Елга Аръягы урамы, 18 йорт адресы буенча урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык территориясе танылган.

Эпизоотик учактан 1,9 чакрым радиуслы территория куркыныч дип билгеләнгән.

Чикләүләр гамәлдә булган вакытта эпизоотик учак территориясенә бары тик терлекләргә хезмәт күрсәтүче персоналга, ветеринарларга, эпизоотик учакны бетерүчеләргә һәм авылда яшәүче кешеләргә, шул исәптән вакытлыча яшәргә килүчеләргә генә керергә ярый.

Учакта котырган авыру хайваннарны дәвалау, шулай ук чир йоккан хайваннарны кертү һәм чыгару тыела. Хайваннарны ким дигәндә 179 көн алдан котыру авыруына каршы вакцинацияләгән очракта гына чыгарырга рөхсәт ителә. Шулай ук авыру терлекләрне күчерергә һәм төркемнәргә бүләргә, аларның үләксәсенең тиресен салдырырга ярамый.

Карантин кертелгән территориядә ярминкәләр, сәүдә күргәзмәләре һәм чирле хайваннарны күчерү һәм төркемнәргә туплау белән бәйле башка чаралар үткәрү, зопарклар өчен кыргый хайваннар аулау тыела.

Карантин режимы котыру чирен йоктырган соңгы хайванны суйганнан яки соңгы авыру хайванның үләксәсен юк иткәннән соң 60 көн узгач кына гамәлдән чыгарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot