Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗедә көчле җил агачларны аударган, түбәләрне куптарган, электр үткәргечләрен өзгән
Бүген иртән Әгерҗе шәһәре һәм районында көчле җилнең аяныч нәтиҗәләре турында 19 хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Агачлар аву турында – 9, электр үткәргечләре өзелүгә бәйле – 5, көчле җилнең түбәләрне куптарып ташлавы хакында 5 хәбәр килгән.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Урында Әгерҗе янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме эшли. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз