news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе гербының авторы Камил Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе булды

Әгерҗе гербының авторы Камил Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе булды
Фото: https://agryz-rt.ru/

Әгерҗе шәһәрендә рәссам, шәһәрнең Мактаулы гражданы, Әгерҗе гербының авторы, «Барлык буын чик сакчыларына» мемориалын ясаучы, Таҗи Гыйззәт исемендәге бүләк иясе Камил Мансур улы Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе узды. Чарада матурлыкка, сәнгатькә гашыйк кешеләр катнашты. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Сәнгати бизәүче, талантлы рәссам Камил Мансур улының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру сорау-җавап рәвешендә бик кызыклы формада барды. Камил әфәнде тамашачыларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде, күзләрнең явын алырлык иҗат эшләре белән тәэсирләндерде. Һәр рәсем үзенең ачык төстәге буяулары аша табигать күренешләрен, мәдәни-тарихи мирас һәйкәлләрен чынбарлыктагы кебек сурәтләнүе белән күңелләргә үтеп керде.

Камил Мансур улы Әгерҗе шәһәре гербының күңелендә ничек тууы хакында сөйләде. Шәһәр үзәгендәге чик сакчыларына багышланган һәйкәлне булдыру буенча башкарылган эшләр турында бәян итте. Кичәнең кунаклары Камил Мөхәммәтшинга үзләренең җылы теләкләрен җиткерде, истәлекләр белән уртаклашты. Сәнгать мәктәбе укучылары ясаган рәсемнәрдән төзелгән күргәзмәгә Камил абыйлары күзәтү үткәрде һәм аларга киңәшләрен бирде.

Юбилярны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Чулпан Нурмөхәммәтова тәбрикләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100