news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә бер ир-атның сөйгәненә ут төрткән урында төшерелгән видео чыкты

Әгерҗедә янгын урынында төшерелгән видео чыкты, анда ике кеше үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең рәсми Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Искәртик, бүген 5.30 сәгать тирәсендә Әгерҗедә шәхси йортта янгын чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ике мәет тапкан.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, бергә яшәүче ир белән хатын спиртлы эчемлекләр эчкән, алар арасында низаг чыккан, шуннан соң ир-ат сөйгәненә яна торган сыеклык сипкән һәм ут төрткән. Хатын-кыз урында ук үлгән, ә ут капкан ир-ат ишегалдына йөгереп чыккан һәм шунда егылып үлгән.

Тикшерүчеләр бу фактка карата «ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100