news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Даут Гобәйдинең 150 еллыгына багышланган әдәби чара булды

Әгерҗедә Даут Гобәйдинең 150 еллыгына багышланган әдәби чара булды
"Әгерҗе хәбәрләре"

Әгерҗенең Үзәк китапханәдә шагыйрь, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы корбаны Даут Гобәйдинең 150 еллыгына багышланган «Көрәшкә багышланган тормыш» дигән әдәби - музыкаль чара үтте. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.

Кичәдә Даут Гобәйдинең нәсел дәвамчылары - оныгы Сәгыйрь Гобәйди, Айрат Гобәйди, Эрик Гобәйди, Самир Гобәйди, Сәгыйрь абыйның бертуган апасының кызы Лилия ханым, Даут Гобәйдинең ерак туганнары, авылдашлары, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр, яраткан китап укучылары катнашты.

Чарада бөек шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар, музыкаль номерлар тәкъдим ителде. Кодаш авыл тарихы музее җитәкчесе Гөлнар Сәләхиева авылда мәктәп булганда пионер дружинасының Даут Гобәйди исемен йөртүен, Кыдырлыда каберен тәртипкә китереп торуларын, Даутның кызы Һаҗәр Шагова турында сөйләде.

Кичкетан авылының имам - хатыйбы Мөхәммәтазат хәзрәт Даут Гобәйдинең бабасы Зәйнулланың Хәерниса әбисе белән бертуган булуын әйтте, Даутның энесе Нәҗип мулла нәселе турында сөйләде. Иж - Бубый авылы тарихы музее җитәкчесе Раиф Гәрәев һәм мәктәп музее җитәкчесе Алсу Хисмәтуллина мәдрәсәнең шәкерте булган Даут Гобәйдинең музейда саклана торган китапларына тукталды.

Чарада катнашучыларны шагыйрьнең 150 еллык юбилее уңаеннан басылып чыккан 3 яңа җыентык белән дә таныштырдылар.

- 1959 елда Фоат ага Садыйков җыеп бастырган «Шигырьләр» китабының Сәгыйрь абый тарафыннан әзерләнгән яңа басмасы, - шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган материаллардан «Көрәшкә багышланган тормыш», 1907 елда Казанда Кәримовлар нәшриятында гарәп хәрефләре белән басылган «Хифзи сиххать» китабының татарчага Әнисә апа Кәримова тарафыннан тәрҗемә ителгән кулъязмасын Үзәк китапханә хезмәткәрләре җыеп бастырган җыентыклар.

Барлык катнашучылар да гомерен халыкка һәм туган илгә намус белән хезмәт иткән бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерүдә өлешләрен кертүчеләргә, җылы очрашу оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100