news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсен торгызырга телиләр

Мәдрәсәне торгызу эшен быел җәйге лагерь оештырудан башларга уйлыйлар.

Әгерҗедә данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсен торгызырга телиләр
Иж-Бубый авылы тарихы музее
Абдул Фархан

Әгерҗе районының татар җәмәгатьчелеге 1895-1911 елларда бертуган мәгърифәтче Бубилар укыткан данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсен торгызырга тели.

XX гасыр башында татар халкының мәгърифәт учагы саналган уку йортын торгызу хыяллары белән мәгърифәтче Бубилар исемендәге VIII төбәкара укулары кысаларында оештырылган түгәрәк өстәлдә Иж-Бубый авылы кешеләре уртаклашты.

«Иж-Бубый мәдрәсәсе заманында Россиядә иң күренекле биш мәдрәсәнең берсе булган. Калган дүртесе – Казандагы «Мөхәммәдия», Оренбургтагы «Хөсәения», Уфадагы «Галия», Троицкийдагы «Рәсүлия» мәдрәсәләре торгызылган. Әлегә Иж-Бубыйныкына гына яңа сулыш өрелмичә калган», - дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Вәсилә Хәкимова.

Авылда борынгы биналарны төзекләндерү эше башланып киткән. Җимерелгән мәдрәсә бинасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2021 елда, бер гасыр элекке рәвешендә, яңадан төзелгән. Хәзер ул бинада авыл тарихы музее эшли. Аның эчтәлеге тулысынча диярлек Иж-Бубый мәдрәсәсен, аның мөгаллимнәре, шәкертләре тормышын чагылдыра.

«Мәдрәсәне торгызу эшен быел җәйге лагерь оештырудан башларга уйлыйбыз. Бу уңайдан без «Иж-Бубый мәдрәсәсе зыялыларының матди булмаган мирасын торгызу» дигән проект язып, грантка гариза тапшырдык. Мәдрәсәдә ничек яшәгәннәр, укыганнар, шуны балаларга кабатларга җыенабыз. Анда дин дә, дөньяви фәннәр дә укытылачак. Бу - мәдрәсәне торгызуга беренче адымыбыз булачак. Халыкны дин нигезләренә төшендерергә телибез», - диде Вәсилә Хәкимова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җәйге лагерь башта мәчеттә оештырылачак. Вәсилә Хәкимова балаларга белем бирергә әзер булган укытучылар белешеп куйган. «Без мәктәптә татар теле дәресләрендә гарәп графикасын да өйрәтәбез. Балалар гарәпчә укырга шулкадәр тиз һәм теләп өйрәнә. Күрәсең, белемгә омтылу бу авыл балаларына геннардан килә», - диде Вәсилә Хәкимова.

  • Татар энциклопедиясе мәгълүматлары буенча, Иж-Бубый мәдрәсәсе 1881 елда имам Г.Нигъмәтуллин тарафыннан мәчет каршында мәхәллә мәдрәсәсе буларак ачыла. 1895 елдан аның уллары Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар укыта башлагач, мәдрәсә җәдитчә белем бирү йорты һәм бөтен Россиягә мәгълүм мөселман мәгърифәт үзәге буларак таныла. 1908–1911 елларда ел саен якынча 500 шәкерт укый.
  • 1901 елда Мөхлисә Буби башлангычында алты еллык татар кыз балалар мәктәбе ачыла, 1905 елдан анда рус теле укытыла. Иж-Буби хатын-кызлар мәдрәсәсе кыз балалар мәдрәсәләре һәм мәктәпләре өчен укытучылар әзерли торган беренче уку йорты була.
  • 1911 елда мәдрәсә ябыла, бертуган Бубилар панисламчылык һәм пантөркичелекне пропагандалауда гаепләнеп, кулга алына, Мөхлисә Буби Троицкийга күченә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100