news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә чаңгы ярышларында балалардан алып җитәкчеләргә кадәр узышты

Әгерҗедә чаңгы ярышларында балалардан алып җитәкчеләргә кадәр узышты
Фото: http://agryz-rt.ru/

Көннәр салкын булу сәбәпле, Әгерҗедә «Россия чаңгы юллары» киңкүләмле спорт чарасы уздырылмый калган иде. Аны ир-егетләрнең бәйрәмендә озын ялларда оештырып ялгышмаганнар. Бүген «Орешник» ял паркына йөзләгән спорт сөюче һәм җанатарлар җыелды. Ярышка авыллардан да килүчеләр күп иде. «Әгерҗе хәбәрләре» шул хакта яза.

Мәсәлән, Кичкетаң мәктәбеннән һәм балалар бакчасыннан Сәрия Саматова спорт яратучы укучы кызы Диләрә белән, укытучылар Әлфия Шәймөхәммәтова, Аидә Әхмәтҗанова, спортчы егет Таһир Галиуллин килгән.

Гомумән, бу көнне иң күп катнашучылар мәгариф системасыннан иде. Укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар – саф һавада рәхәтләнеп җитезлектә сынашты.

Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Латыйпов сәламләп, уңышлар теләде. Шунысын да искәртергә кирәк: быелгы кышкы спорт ярышлары 2014 елда Сочида узган кышкы Олимпия уеннарының 10 еллыгына багышлап уздырыла.

Иң беренче стартка җитәкчеләр басты. Бима һәм Яңа Бәзәкә авыл җирлекләре башлыклары Эдуард Михайлов һәм Мәгъсум Салихов 1 һәм 3 урыннарны алды. Икенче урын алган район суды хезмәткәре Ренат Мөхәммәтҗанов та – актив спортчы. Бер генә ярышны да калдырмый ул.

Аннан стартка җиде яшьлек балалар чыкты. Алар 500 метрга узышты. Әнә шулай, яшь үзенчәлекләренә карап ярышлар 19 категориялә уздырылды. Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100