news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә беренче тапкыр Шәҗәрә бәйрәме үткәрелде

Әгерҗе районы Мәдәният сараенда узган «Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә бәйгесенең район этабында дүрт гаилә катнашты. Алар – Әгерҗедән Лапшиннар, Варкләд-Бодьядан Матвеевлар, Девятернядан Арслановлар, Күләгәштән Третьяковлар гаиләләре. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Фойеда гаиләләр күргәзмәәзерләгән иде. Биредә алар үз нәселләре белән таныштырды, нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте, гаилә тарихлары белән бәйле күренекле вакыйгалар һәм билгеле шәхесләр турында сөйләделәр. Буыннан-буынга тапшырылып килүче традицияләр турында хәтер яңарттылар. Һәр гаилә, яратып әзерли торган милли ризыкны тәкъдим итеп, ни өчен нәкъ әлеге сыйның визит карточкасы булып торуын бәян итте.

Чараны оештыручылар фестивальнең һәр халыкның милли һәм гаилә тарихын саклаудагы мөһим ролен ассызыклады.

«Бу фестиваль күпгасырлык тарихлы гаиләләрне ачыкларга ярдәм итә. Әгерҗе районында да андый гаиләләр бар. Алар безнең өчен үрнәк булып тора. Гаилә кыйммәтләрен онытмау һәм алар турында алдагы буыннарга сөйләү бик тә мөһим. Бу татар, удмурт, мари һәм башка халыкларның традицияләрен, йолаларын киләчәккә тапшырырга ярдәм итә», – диде алар.

«Һәр кеше тормышында буыннар хәтере әһәмиятле урын алып тора. Үз нәселеңнең нинди көчле булуын белгәннән соң янәшәдә яшәүче халыкның да ни дәрәҗәдә көчле булуын тирәнрәк аңлыйсың», – диде бәйгечеләрнең берсе, районның Иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшин.

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп Варкләд-Бодьядан Матвеевлар гаиләсе билгеләнде. Алар Әгерҗе районын зона этабына тәкъдим итәчәк. Әлеге этап апрель аенда Зәйдә уза.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100