news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә бер катлы йортта янгында ике кеше һәлак булган

Әгерҗедә бер катлы йортта янгында ике кеше һәлак булган
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Әгерҗедә янгында ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген иртән бер катлы агач йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Йорт җиде фатирга исәпләнгән, аларның икесендә яшәгән.

Урынга килгән ПСЧ-101 коткаручылар бүлеге хезмәткәрләре ике кешенең мәетен таба, аларның киемнәр янган.

Янгын мәйданы 1 квадрат метр тәшкил итә. Белгечләр янгын сәбәпләрен билгели.

news_right_1
news_right_2
news_bot