news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә авыл хуҗалыгы министры урынбасары мегафермада эш шартлары белән танышты

Әгерҗедә авыл хуҗалыгы министры урынбасары мегафермада эш шартлары белән танышты
"Әгерҗе хәбәрләре"

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Әгерҗе районыныда «Нәүрүз» ширкәтенең сөтчелек мегафермасындагы эш шартлары белән танышты.

Мегафермада 1720 савым сыеры бар. Шуның 700е – узган ел республика программасы буенча чит илдән кайтартылган голштин токымлы терлекләр. Бүгенге көндә биредә 41,2 тонна сөт савыла. Бер сыер уртача 22 килограмм сөт бирә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 4,8 килограмга күбрәк. Министр урынбасары моның яхшы күрсәткеч булуын билгеләп үтте.

Әмма мегафермада эшче кулларга кытлык булу иң зур проблемаларның берсе булуын әйттеләр. Бигрәк тә сыер савучылар җитми икән.

«Эшчеләр җитми икән, кул хезмәтен җиңеләйтеп, эшне автоматлаштырырга тырышыгыз. Хәзер моның өчен мөмкинлекләр бар», – диде Казан кунагы. Ленар Гарипов ачык һавада тәрбияләнүче 3 айга кадәр бозаулар өчен булдырылган шартлар белән танышты, терлекчеләр белән аралашты.

«Бозаулар көр күренәләр. Тәрбия яхшы икәнлеге сизелә. Әмма чир эләкмәсен өчен чиләкләрне махсус кушылмалар белән юарга киңәш итәм. Чөнки сәламәт терлек үстерүдә ветеринария-санитария таләпләрен төгәл үтәүнең әһәмияте зур», – диде министр урынбасары.

Бу көнне Казан кунагы мегафермада кышкы чорга корпусларны әзерләү, терлек азыгы хәзерләү барышы белән дә танышты.

«Мегафермада үсеш бар, уңай якка үзгәрешләр күзгә ташлана. Әмма ирешелгәннәр чик түгеллеген истән чыгармагыз. Тагын да югарырак уңышларга ирешү өчен мөмкинлекләр бар сездә», – диде ул сүзен йомгаклап.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100