news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә «Автоледи» бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеле булды

Әгерҗедә «Автоледи» бәйгесенең район этабы узды. Гүзәл затлар арасында узган бәйгенең быелгысы шуның белән үзенчәлекле булды, анда катнашучыларның күбесе тәүге тапкыр сыналучылар иде. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Районда автомобильне фигуралы йөртү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә осталыкны сынаучы бәйгеләр еш уза. Аны 18 яшьләре тулып «права» алган егет-кызлар, эшләүче яшьләр, гүзәл затлар, лаеклы ялдагы өлкәннәр арасында да оештыралар. Иң мавыктыргычы, әлбәттә, хатын-кызлар арасында уза торганы.

Быелгы «Автоледи» бәйгесендә алты гүзәл зат катнашты. Эльнара Шиябетдинова әлеге конкурста җиде тапкыр җиңү яулаган. Әгерҗедән Гөлнара Сәлимуллинаның да район этабында беренче урын яулап, аннан Чаллыда зона турында өченче урын алып Казанда сыналганы бар. Калган дүрт гүзәл зат – Әгерҗедән Лилия Хәбибрахманова, Энҗе Рыкова, Варвара Пугачева, Көчектән Алсу Тимирбаева беренче тапкыр катнашты.

Башка еллардан аермалы буларак, быел конкурсны автомобильне фигуралы йөртүдән башладылар. Автодромга иң беренче булып килгән Лилия Хәбибрахманова «репетиция» ясарга да өлгерде.

Бәйгенең иң яшь катнашучысы Алсу Тимирбаева «Автоледи» турындагы игъланны интернет челтәрләрендә күргәннән соң катнашу теләге белән яна башлаган.

Әтисе ярдәме белән кечкенә вакытыннан ук машина иярләргә өйрәнгән кыз 18 яше тулуга «права»га укый. Беренче тапкыр гына катнашса да, Алсу осталыгы, җитезлеге, кыюлыгы белән сокландырды. Автомобильне фигуралы йөртүдә ул һәм Эльнара гына хата ясамадылар. Кызларның вакыт аермасы да бер секунд кына тәшкил итте. Алсу өстенрәк чыкты.

Нәтиҗәдә, Эльнара Шиябетдинова «Автоледи» бәйгесендә сигезенче тапкыр абсолют җиңүче булды. Ул август аенда Казанда узачак республика этабында район данын яклаячак. Икенче урында – Алсу Тимирбаева. Өченче урында – әлеге конкурста күп тапкырлар призлы урыннар алган Гөлнара Сәлимуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100