news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә 2нче сыйныф укучыларын бушлай йөзәргә өйрәтәләр

Әгерҗедә «Олимп» спорт комплексында йөзәргә өйрәтү буенча яңа проект гамәлгә куелды. Анда шәһәрнең 2нче сыйныф укучыларын бушлай йөзәргә өйрәтәчәкләр. Бу проект район башлыгы Ленар Нургаянов тәкъдиме белән башкарылган. бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

«Әлеге проект, беренче чиратта, балаларны савыктыруга юнәлтелгән булса, икенчедән, судагы бәхетсезлек очракларын кисәтүгә юнәлтелгән», – диде аны ачу тантанасына килгән район башлыгы Ленар Нургаянов шәһәр мәктәпләре укучыларын, аларның укытучыларын, әти-әниләрен сәламләгәннән соң.

Йөзәргә өйрәтү дәресләре 36 сәгатькә исәпләнгән. Анда шәһәр мәктәпләреннән 2 сыйныф укучысы йөриячәк. Яңа елга кадәр 1нче гимназия, 2нче мәктәп 104 бала дәресләр ала. 2024 елда 3нче, 4нче мәктәп укучыларын көтәләр. Аларны йөзү серләренә инструктор Сергей Павлычев өйрәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100