news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әгерҗе хәбәрләре» баш мөхәррире Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы турында сөйли

«Әгерҗе хәбәрләре» газетасы редакциясе баш мөхәррире Дания Абзалиева «Минем Герой – минем гаиләм» акциясенә кушылды. Бу хакта http://agryz-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

«Минем бабам Искәндәр Газакаев фронтка сугышның беренче көннәреннән үк диярлек алына. Аңа ул чакта 27 яшь була. Архив документларыннан күренгәнчә, 1943 елда кызылармияче, укчы полк саперы Искәндәр Зәйнетдин улы II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденына лаек була.

1944 елда җиңелчә яраланып госпитальдә дәваланып чыга. Шул ук елны күрсәткән сугышчан батырлыклары өчен аңа Кызыл Йолдыз ордены тапшырыла. Бу вакытка ул сержант һәм укчылар полкы саперлар взводының подразделение командиры була.

«1945 елның октябрендә туган якларына исән-имин әйләнеп кайта ул. Мин батыр бабам белән горурланам», – дип яза ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100