news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе укучысы «Минем шәҗәрәм» конкурсында җиңгән

Әгерҗе 2нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Әминә Рыкова ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты уздырган «Минем шәҗәрәм» – «Моя родословная» генеалогик тикшеренүләр конкурсының республика этабында җиңде. Ул Казанда узган тантанада бүләкләнде, дип яза «Әгерҗе хәбәрләре».

Бәйгедә катнашучылар үз гаиләләренең тарихына багышланган тикшеренүләрен һәм иҗади эшләрен тәкъдим иткәннәр. Әминә Рыкова, җепләрдән курчаклар ясап, гаиләсен, әби-балаларын – барлыгы дүрт буын туганын чагылдырган. Бер-берсенең кулларыннан тоткан курчаклар буыннар бәйләнешен гәүдәләндергән.

10 яшьлек Әминә Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова кулыннан җиңүче Дипломы һәм бүләкләр алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot