news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе удмурт халык ансамбле үзешчәннәре тавыш бирергә бергәләп килде

Әгерҗе удмурт халык ансамбле үзешчәннәре тавыш бирергә бергәләп килде
Фото: http://agryz-rt.ru

Әгерҗе районы Сарсак-Омга авылының «Зарни сизьыл» удмурт халык ансамбле үз сайлау участогына тулы состав белән диярлек килде. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Ансамбльдә катнашучылар милли киемнәрен киеп, удмурт телендә туган як турындагы җырлар башкардылар.

«Без бүген бирегә аерым горурлык һәм җаваплылык хисе, күтәренке кәеф белән килдек», – диде ансамбльдә катнашучы, мәдәният йорты җитәкчесе Алена Богданова.

Ансамбль якшәмбе көнне узачак Май чабу бәйрәменә, тиздән булачак «Мәдәни салават күпере» район фестиваленә әзерләнә.

«Еллар узу белән ансамбль составы яңарды, хәзер яшьләр күбрәк кушылылар. Әмма хөрмәтле ветераннар да ансамбльне онытмый, мастер-класс күрсәтәләр, күп тавыш белән чыгыш ясарга кирәк чакта булышалар да», – дип сөйли беренче көннәрдән диярлек йөрүчеләр белән бергә чыгыш ясаган Лариса Заитова.

Тулаем алганда, Сарсак-Омга мәдәният йортында урнашкан 484нче участоктан тавыш бирә башлаганның беренче минутларыннан бирле халык өзелми. Тавыш бирүчеләрне табын артына чакырып, кайнар белен белән сыйлыйлар. Кул осталарының эшләреннән күргәзмә дә бәйрәм кәефе өстәп тора

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100