news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе училищесы 95 еллык юбилеен билгеләп үтте

Әгерҗе училищесы 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге уку йорты өйрәнчекләр бригадасы мәктәбеннән башлап агросәнәгать көллиятенә кадәр бер гасырлык юл узган. Әмма һәрчак эшче кадрлар хәзерләү урыны исемен горур йөрткән һәм хәзер дә йөртә. Зур юбилейны да шундый ук горурлык хисләре һәм зур уңышлар белән каршы алды ул. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.

Юбилей чаралары исә спорт ярышлары белән башланып китте. Бу көнне Түбән Кама агросәнгәгать көллияте һәм филиал командалары арасында өченче спартакиада узды. Студентлар футбол, баскетбол, волейбол һәм шахмат буенча ярышты. Юбилей көнендә Әгерҗе спортчылары, әлбәттә, көндәшләренә җиңү мөмкинлеге бирмәде. Җиңүчеләргә күчмә Кубок һәм Грамоталарны Татарстан Һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров тапшырды.

Көллият директоры Алмаз Кадыйров, филиал директоры Илшат Гайнетдинов, муниципаль хезмәт ветераны Фәрит Габбасов белән берлектә уку йортының 95 еллык хөрмәтенә миләш аллеясына нигез салуга старт бирделәр. Бу көнне мактаулы кунаклар, училище ветераннары тарафыннан тулай торак тирәли 20 агач утыртылды.

Сәламләү чыгышында Илшат Гайнетдинов студентлар өчен дә, бүген үсеш юлында булган уку йорты өчен дә горурлык хисләре кичерүен билгеләп үтте.

Юбилей тантанасы төрле кунаклар катнашында үтте. Алар – район һәм шәһәр җитәкчеләре, училищеның элеккеге директорлары һәм мактаулы чыгарылыш студентлары, база предприятиеләре җитәкчеләре, филиал хезмәттәшлек итүче оешмалар вәкилләре. Уку йортының алтын фонды булган хөрмәтле ветераннарны кайнар алкышлар белән сәламләделәр. Төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек хезмәткәрләрне тәбрикләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100