news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе стадионында пляж волейболы мәйданчыгы ачылды

Әгерҗе стадионында пляж волейболы мәйданчыгы ачылды
"Әгерҗе хәбәрләре"

Әгерҗе стадионында пляж волейболы мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Ул «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында җиһазландырылды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Стадион моңа кадәр дә олысы-кечесе өчен спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен иң уңайлы урын иде. Волейбол мәйданчыгы ачылганнан соң бирегә яшьләр һәм яшүсмерләр тагын да күбрәк йөрер дип ышанасы килә.

«Биредә спорт белән төрле яшьтәге шәһәрдәшләребез шөгыльләнә ала. Балаларыгыз белән бергә килегез, стадионда сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен бар уңайлыклар да бар. Кичтән волейбол мәйданчыгы яктыртыла да», – диде аны ачу тантанасында район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Илшат Гарифуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100