news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе шәһәрендә физик культура остазлары аллеясы барлыкка килде

Әгерҗедә күренекле вакыйга – физик культура укытучыларының уникаль аллеясы ачылды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» мәгариф идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

4 нче мәктәп спорт мәйданчыгы янында 30 нарат утыртылды.

«Бүген, шушы аллеяны булдырып, бөек укытучы һөнәрен мәңгеләштерәбез! Бу вакыйга көн саен балаларны актив тормыш рәвеше алып барырга һәм спортта яңа үрләр яуларга илһамландыручылар хезмәтенә чын күңелдән рәхмәт белдерү үрнәге булды», - ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot