news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе рәссамына шәһәрнең Мактаулы гражданины исеме бирелде

Әгерҗе рәссамына шәһәрнең Мактаулы гражданины исеме бирелде
"Әгерҗе хәбәрләре"

Камил Мөхәммәтшинга Татарстанның Әгерҗе һәм Әгерҗе районы иминлеге өчен күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен «Әгерҗе шәһәренең мактаулы гражданы» исеме бирелде. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Ул - шәһәрдә һәм районда танылган рәссам-рәсмиләштерүче, район һәм республика күләмендә бәйрәм чараларын сәнгати бизәү авторы. Аның иҗаты күпкырлы, 150 картина авторы, алар арасында пейзажлар, натюрмортлар, төрле темаларга портретлар бар. Картиналар Казан шәһәре, Суздаль музейларында тәкъдим ителгән.

Быел Камил Мөхәммәтшин үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100