news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районының Тирсә авылы өлкәннәре хәрбиләргә оекбашлар бәйләгән

Әгерҗе районының Тирсә авылы өлкәннәре хәрбиләргә оекбашлар бәйләгән
"Әгреҗе хәбәрләре"

Әгерҗе районының Тирсә Мәдәният йорты каршында күп еллардан бирле «Оста куллар» түгәрәге эшли. Әмма моңа кадәр өлкәннәргә шөгыльләнер өчен махсус урын булмаган. Мәдәният йортының бер бүлмәсен музей итеп эшләгәннән соң түгәрәк әгъзалары биредә җыела башлаганнар. Алар кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр, үткәннәргә кайтып тарихны да барлый.

Хәзерге вакытта Тирсә авыл җирлегеннән 12 ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша. Түгәрәк әгъзалары якыннарыннан аларның хәлләрен дә һәрдаим белешеп тора, якташларның туган якларга исән-сау кайтуларын тели. Ярдәм йөзеннән һәр егеткә җылы оекбаш бәйләгәннәр һәм якыннарына тапшырганнар. Бу көннәрдә тагын аларга дип оекбашлар бәйлиләр. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Ул егетләрнең һәрберсе үзебезнеке кебек. Йә туганыбыз, йә күршебез, йә балаларыбызның сыйныфташы... Берүк, исән-сау гына кайтсыннар», – ди алар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot